+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 март , 14:55

Хәрби потенциал куәтләнә

БПЛА расчётларының бурычы – дошман техникасын һәм пехотасын вакытында ачыклау һәм юк итү.

Хәрби потенциал куәтләнә
Хәрби потенциал куәтләнә

Махсус хәрби операция барышында илебез Кораллы Көчләрендә кыска вакыт эчендә яңа төр хәрби берәмлек - Пилотсыз системалар гаскәрләре барлыкка килде. Ул бүген аеруча әһәмиятле һәм ихтыяҗ зур булган гаскәр төренә, ә аның яугирләре бик кирәкле белгечләрнең берсенә әверелде.

Русия Кораллы Көчләрендә Пилотсыз системалар гаскәрләрен булдыру заманча хәрби хәрәкәтләрдә аларга ихтыяҗ зур булу белән бәйле. СВО ветераны, Гафури районы СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Илья Макаров шундый фикердә.

"Яңа төр гаскәрләр барлыкка килү хәрби потенциалны яхшыртачак. Күк йөзен кем контрольдә тота - шул фронттагы бөтен хәлне контрольдә тота. Бу бит корректировка гына түгел, ә разведка да, тулы ротация дә. Шулай булгач, Югары башкомандующийның мондый гаскәр булдыру турындагы указга кул куюы бик дөрес", - ди Илья Макаров.

БПЛА операторларына хәзерге вакытта алгы сызыкта эшләргә туры килми. Дрон осталары дошманнан хәвефсез ераклыкта, чөнки дроннарның очу һәм сугышчан характеристикалары берничә тапкырга яхшырган.

"Без эшләгәндә алгы сызыкка ераклык 4-5 километр иде, хәзер - 15 километр. Бу - сизелерлек аерма», — дип билгели Илья Макаров.

Фото: Башинформ

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас