“Муха” позывнойлы сугышчы махсус хәрби операциядә 2022 елдан катнаша, мобилизация кысаларында чакырылган. Хәрби хезмәткә кадәр ул районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән.
Аның хезмәттәшләре алгы сызыкка машина белән гуманитар конвой алып барган. "УАЗ" тулысынча төзек һәм аның алгы сызыкта яугирләребезгә ярдәм итәчәгенә ышанабыз, дип ассызыклады Марат Йосыпов.
“Муха” ярдәмнәре өчен якташларына рәхмәт белдерде: “Сез җибәргән барлык нәрсә безгә килеп ирешә. Райондашларыбызга һәм хезмәттәшләребезгә бу катлаулы чорда илгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт”.
Фото: bashinform.ru