-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 март , 16:17

Безнең егетләр кайда да батыр!

Башкортстанның СВО яугирләре фронтта хәрби бурычларны уңышлы үти, шуның өчен югары дәүләт бүләкләре ала.

Безнең егетләр кайда да батыр!
Безнең егетләр кайда да батыр!

Русия Президенты Указы нигезендә Зилаер районында яшәүче Данил Куандыковны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләделәр, дип хәбәр итә Республика белән идарә итү үзәге.

Жуков медален Мәчетле районыннан «Хам» позывнойлы хәрби хезмәткәр алды. Шулай ук ул «Батырлык өчен» һәм «СВО катнашучысы» медальләре белән бүләкләнде. Оборона министрлыгы белән килешү төзегәнче ул Уфада фельдшер булып эшләгән.

Русия Оборона министрлыгының «Фидакарьлек өчен» медален Морак авылыннан Әлфир Ходайгулов алды. Бүләкне аңа Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов тапшырды.

Берьюлы ике бүләк — "Хәрби батырлык өчен" һәм "Казанышлар өчен" медальләрен "Уголек" позывнойлы СВО яугире алды. Ул Башкортстан Гаилә, хезмәт, халыкны социаль яклау министрлыгы системасында 10 елга якын эшләгән. 2024 елның апрелендә махсус хәрби операция зонасына киткән.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас