-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 март , 13:03

"Барысы да артта инде"

СВОда катнашучы егет әкренләп гадәти тормышка кайтты.

"Барысы да артта инде"
"Барысы да артта инде"

Туганнарының ышанычы һәм медикларның ярдәме Башкортстанда яшәүче СВО катнашучысына мөстәкыйль хәрәкәт итү мөмкинлеген кайтарды. Ир Украинада махсус хәрби операциядә булып, ябык баш сөяге җәрәхәте алган. Шулай ук сугышчыда эчке кан китү һәм күпсанлы сынулар була. Кыскасы, хәрби хезмәткәр кайда һәм нинди шартларда яралануын хәтерләми дә. Бер ай хәрби госпитальдә дәваланган, туган ягына кайтып, хатыны белән бергә сугыш ветераннары госпиталендә ике курс реабилитация узган.

"Башта сугышчы үзе хәрәкәт итә алмады, хәтере белән җитди проблемалары бар иде. Тернәкләндерүнең беренче курсын тәмамлау вакытына беренче уңай үзгәрешләр барлыкка килде. Бүген ул үзенә мөстәкыйль хезмәт күрсәтә ала, чит кеше ярдәменнән башка хәрәкәт итә һәм хәтта велосипедта да йөреп карый. Пациентның үткәрелә торган дәвалау һәм тернәкләндерү фонында хәтере яхшырган", — дип ачыклык керттеләр төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

2026 елда Уфада сугыш ветераннары госпиталендә 400дән артык СВОда катнашучы тернәкләндерү узган.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас