Вадим махсус хәрби операция зонасында 2024 елның августыннан хәрби бурычлар башкара. Ул пилотсыз очу аппаратлары операторы булып хезмәт итә. Сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Суворов медале белән бүләкләнә. Бу бүләк хәрбиләр арасында иң абруйлыларның берсе булып санала.
"Якташыбызны чын күңелдән лаеклы бүләге белән котлыйбыз! Антка тугры булуыгыз, рухыбызның ныклыгы һәм Ватан мәнфәгатьләрен яклавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Вадим Ринат улы — якташларыбыз өчен, бигрәк тә үсеп килүче буын өчен чын батырлык үрнәге», - дип билгели Балакатай районы хакимияте башлыгы Лилия Мулланурова.
Башкортстанда гаскәрләргә контрактлы хезмәткә пилотсыз системалар операторларын җыю дәвам итә. Башбат.РФ сайтында һәм "122" кайнар линиясе буенча БПЛА операторы хезмәтенең төп өстенлекләре турында актуаль мәгълүматны белергә мөмкин.
Фото яугирнең шәхси архивыннан.