-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 март , 14:47

"Җиңү безнең кулда булачак!"

ВСУ көчләренә каршы нәтиҗәле көрәштә заманча технологияләр ярдәм итәчәк. Шуңа күрә фронтта дроннар һәм алар белән эшләү буенча белгечләр кирәк. Бу хакта "Башинформ" агентлыгына Туймазыдан "Асад" позывнойлы яугир белдерде.

"Җиңү безнең кулда булачак!"
"Җиңү безнең кулда булачак!"
"Асад" СВО зонасында хәрби бурычларны аның башыннан ук башкара. Ул Русия Кораллы Көчләренең нинди көрәш ысулларын куллануын шәхсән күргән. Хәрби хезмәткәр үзе разведка группасында хәрби бурычларны үтәгән, ә хәзер ул - БПЛА расчетлары начальнигы.

«Асад» әңгәмәдә үзенең ничек БПЛА операторы булуы турында сөйләде. Яугирнең сүзләренә караганда, 2023 елда аның "Сәлим" позывнойлы сугышчан иптәше: "Җитәр автомат белән йөгерергә, яңа юнәлешне үзләштерергә вакыт", - дигән.

- Шул мизгелдән күк йөзен буйсындыра башладык. "Mavic", аннары FPV дроннары белән эшли башладым. Контузиядән соң FPV расчеты саперы булдым. Бу - махсус өйрәтелгән сугышчы, ул боеприпасны дронга беркетү белән шөгыльләнә. Аннары миңа расчетны җитәкләүне ышанып тапшырдылар. Дроннар белән эшләү тәҗрибәсен Андреевка, Клещеевка өчен барган сугышларда алдым. Әлеге торак пунктлар ВСУ контролендә иде.

Хәтерлим, 2023 елда Андреевка янындагы юлны ВСУ ут астында тоткан иде. Шунда беренче тәҗрибә тупладым - дошман пехотасын юк иттем. Ул вакытта пилотсыз очкычлар җитми иде. Ләкин яугирләргә гуманитар ярдәм оештыручылар булышты, оста яугирләр ватык дрон детальләреннән коптерлар җыйды. Яшермим дә инде — акча җыеп та сатып ала идек.

Дроннар бик кирәк, шулай ук алар белән эшләү буенча белгечләр дә кирәк. Заманча хәрби конфликтларда БПЛАдан башка булмый. Хәзер сугыш - яңа технологияләр эше, - дип билгеләде "Асад".

"Асад" дроннар белән эшләүне 34 яшендә үзләштерә башлаган. Хәрби хезмәткәр әйтмешли, яңа хәрби фәнне тырышып, сугыш кырында өйрәнергә туры килгән. Хәзер дрон операторлары сафын яшь сугышчылар тулыландыра, аларның бармаклары уен приставкалары пультлары белән тиз манипуляцияләрне хәтерли.

- Әгәр кеше яшь, энергия һәм дәрт белән тулы, ә тагын компьютер уеннары яратучы икән, аның урыны безнең белән янәшә. Психологик сыйфатлары буенча кеше нык булырга тиеш. БПЛА подразделениеләре урынны разведкалый, дошманның терәкләрен, техникасын, тере көчен ачыклый һәм юк итә. Разведканы "Mavic" алып бара, удар дроннарга координаталар җибәрә. Беләсезме, БПЛА сафларына күпләр эләгергә тели, ләкин сайлау бар. Безгә кушылучылар бар һәм без бергә җиңүгә ирешербез дип ышанам, - диде "Асад".

Ул билгеләп үткәнчә, фронтта иңгә-иң куеп чын геройлар хезмәт итә, алар Ватанны сакларга килгәннәр һәм беркайчан да туган якны һәм ата-бабалар истәлеген сынатмаячаклар.

Шуны билгеләргә кирәк, "Асад" IV дәрәҗә Георгий тәресе, Суворов медале, "Сугышчан батырлыклары өчен" медале, генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнгән.

- Фронтка баруымның сәбәбе - Ватанга профессионаллар, тәҗрибәле кешеләр таянычы кирәк булганда читтә калырга теләмәү. Җиңү безнең кулда булачак, - диде "Асад".

Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.

БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас