-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
23 март , 19:31

СВО ветераннары спортны ярата

Башкортстаннан 9 СВО ветераны "Абилимпикс" чемпионатының төбәк этабында катнашачак.

СВО ветераннары спортны ярата
СВО ветераннары спортны ярата
Һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында үткәрелә. Катнашучылар арасында - махсус хәрби операция ветераннары, алар үзләрен теләсә кайсы компетенциядә «белгечләр» категориясендә күрсәтә ала.

Быел 800дән артык гариза килгән, Башкортстаннан 9 катнашучы булачак.

- Чемпионат безнең яугирләргә яңа һөнәри күнекмәләр алырга, кирәкле белгечлекләрне үзләштерергә, сәләтләрен һәм талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Сәламәтлек буенча чикләүләргә карамастан, геройлар җәмгыятькә файда китерергә һәм үзләрен тулысынча тормышка ашырырга омтыла. "Абилимпикс" – ветераннар өчен ориентир һәм илһам чыганагы, - дип билгеләп үтте Русия оборона министры урынбасары, "Ватанны саклаучылар" фонды рәисе Анна Цивилева.

Төбәк чемпионатлары илнең барлык субъектларында уза. Катнашучылар өчен 138 төбәк компетенциясе һәм 50 төп компетенция тәкъдим ителгән, алар буенча «Абилимпикс» милли чемпионатының сайлап алу этабы кысаларында ярышлар уза. Һәр төбәктә остазлар ярдәме оештырылган, ул катнашучыларның потенциалын ачарга һәм сыйфатлы әзерләнергә мөмкинлек бирә.

Фото: "Ватанны саклаучылар" фонды

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас