+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 Марта , 11:05

Башкортстан - башка төбәкләргә үрнәк!

Бүген Башкортстан башкаласында "СВОя семейная гостиная" дигән "түгәрәк өстәл" узды.

Башкортстан - башка төбәкләргә үрнәк!Башкортстан - башка төбәкләргә үрнәк!
Башкортстан - башка төбәкләргә үрнәк!
Республика мисалында махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм хәбәрсез югалган катнашучыларның гаиләләре белән психологик ярдәм һәм дин әһелләренең эше практикасы каралды.

- Безнең кайгыртучанлыгыбыз СВО геройларының барлык туганнарын да колачларга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә без махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен даими очрашулар оештырабыз. Күркәм традициягә әверелгән бу очрашулар социаль координаторларыбызның актив катнашлыгында район үзәкләрендә дә, эре шәһәрләрдә дә уза.

Без һәрвакыт яугирләребездән һәм аларның туганнарыннан җылы җаваплар алабыз. Бу сайланган аралашу форматы һәм күрсәтелә торган ярдәмнең игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләрнең йөрәкләрендә җанлы чагылыш табуын күрсәтә.

Безнең ишекләр аңлау, ярдәм һәм гади кеше җылысын эзләүчеләр өчен һәрвакыт ачык. Без тиешле консультацияләр бирергә, килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә һәм мөрәҗәгать итүчеләрнең һәрберсен тыңларга әзер. СВО геройларының гаиләләре белән очрашу – аларның батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен рәхмәт белдерү, шулай ук аларның үз мәшәкатьләре белән ялгызы гына калмауларын күрсәтү мөмкинлеге ул. Без бу эшне дәвам итәчәкбез, - диде "Ватанны саклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.

"СВОя семейная гостиная" "түгәрәк өстәле" - Башкортстанның уникаль проекты һәм ул 2024 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Проект эшләү дәверендә анда СВОда катнашучыларның 10 меңнән артык гаиләсе катнашты.

Аның эшендә "Ватанны саклаучылар" дәүләт фонды, Хәрби комиссариат, Эчке эшләр министрлыгы, Русия Тикшерү комитетының хәрби тикшерү идарәсе, Тикшерү комитетының Үзәк хәрби округы буенча хәрби тикшерү идарәсенең Уфа гарнизоны буенча хәрби тикшерү бүлеге, Хәрби прокуратура һәм җәлеп ителгән башка структуралар вәкилләре, шулай ук, дин әһелләре, социаль координаторлар, махсус хәрби операция ветераннары, һәлак булган сугышчыларның әти-әниләре катнашты. Алар хәрби хезмәткәрне эзләү тарихлары белән уртаклашты.

Шулай ук чакырылган кунаклар арасында Идел буе федераль округы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиаллары җитәкчеләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы ведомствоара комиссия каршындагы хәбәрсез югалган хәрби операциядә катнашучыларны эзләү буенча эшче төркем әгъзалары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, әтиләре һәм туганнары булды.

- "Ватанны саклаучылар" фонды безнең гаиләләр белән эшләүдә, аерым алганда, хәбәрсез югалганнарны эзләүдә катнашкан структураларны һәм ведомстволарны берләштерә. Бары тик бергәләп кенә без якыннарыбызга ярдәм итә алачакбыз. Безнең әниләр, хатыннар, әтиләр, яугирләр — эзләнүдә яки катлаулы тормыш хәлендә булганнар — һәр яктан дөрес мәгълүмат алырга тиеш. Без аларга кирәкле документлар һәм сорауларны рәсмиләштерү мәсьәләләрендә ярдәм итәбез. Һәм, әлбәттә, бик зур эш - ул психологик ярдәм. Башкортстанда бу мәсьәләләр буенча җайга салынган ведомствоара эш алып барыла.

Башкортстанның өйрәтү программаларын һәм гаилә кунак бүлмәләрен уздыру тәҗрибәсе бик кызыклы һәм аларның хезмәттәшләре белән уртаклашыр нәрсәләре бар, - дип билгеләп үтте дәүләт фонды рәисе киңәшчесе Светлана Грохотова.

Фото: "Ватанны саклаучылар" фонды


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас