Очрашуда хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның якыннарына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, сугышчыларга һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү республика өчен төп бурычларның берсе булып кала. Бу юнәлештә төбәктә системалы эш алып барыла, социаль ярдәм чаралары даими киңәйтелә.
Анна Цивилева Башкортстан җитәкчелегенең эшен югары бәяләде һәм хәрбиләргә ярдәм итүдә төбәкнең актив катнашуын ассызыклады.
— Башкортстанда нәтиҗәле ярдәм системасы булдырылган. «Ватанны саклаучылар» фонды республикадагы барлык муниципалитетларда да эшли, бу кешеләргә якынрак булырга һәм мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, — диде ул.
Алга таба Радий Хәбиров һәм Анна Цивилева Бөтенрусия «Русиянең хатын-кыз йөрәге» фестиваленең беренче округ этабын ачу тантанасында катнаштылар. Чара "Русия халыклары бердәмлеге елы"на багышланды һәм «Башкортостан» дәүләт концерт залында узды. Ул Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән килгән 160тан артык кешене — махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләрен һәм хатыннарын берләштерде.
Радий Хәбиров, кунакларны сәламләп, Уфаның мондый мөһим чараны үткәрү мәйданы итеп сайлануына рәхмәт белдерде.
— Мондый фестивальне үткәрү — Башкортстан өчен зур мәртәбә. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар — безнең өчен иң әһәмиятле кешеләр, — диде ул. — Бу залда безнең геройларыбызның әниләре һәм хатыннары утыра. Сез барыгыз да якыннарыгыз өчен борчыласыз, алар өчен дога кыласыз. Сез — безнең өчен терәк. Без сугышчыларыбызның җиңү белән кайтуы өчен барысын да бергәләп эшләячәкбез.
Анна Цивилева фестивальнең берләштерүче ролен билгеләп үтте.
— Геройларыбызның әниләре, хатыннары һәм апа-сеңелләре һәрвакыт игътибар һәм хәстәрлек тоеп яшәргә тиеш. Бүгенге фестиваль төрле язмышларны, буыннарны һәм милләтләрне берләштерде. Ул мәхәббәт, тугрылык һәм рухи көч символына әверелде, — диде ул.
Анна Цивилева Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәмне югары бәяләде. Аның сүзләренчә, Фондның төбәк бүлегенә 130 мең мөрәҗәгать кергән, аларның 96 проценты хәл ителгән.
— Без Башкортстанда бик игътибарлы, сизгер күңелле социаль координаторлар эшләвен күрәбез. Аларның якынча 10 проценты — махсус хәрби операциядә катнашучылар яисә аларның хатыннары, — диде Анна Цивилева.
Анна Цивилева «Русиянең хатын-кыз йөрәге» фестиваль-конкурсының беренче округ этабын уздыру өчен нигә Башкортстанның сайлануы турында сөйләде.
"Башкортстан күп юнәлешләр буенча алдынгы булып тора. Бүген биредә Идел буе федераль округының 14 субъекты, аларда бөек илебезнең 20дән артык милләт вәкилләре яши. Биредә махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары, туганнары булган барлык хатын-кызлар да бар. Аларның күбесе якыннарын югалткан. Һәм сез аларның никадәр дулкынландыргыч, тирән номерларны күрдегез, алар кешеләргә иҗади ачылырга һәм берләшергә мөмкинлек биреп кенә калмый, ә, әйткәнемчә, мәдәниятне, традицияләрне, бөтен Русияне берләштереп, җәмгыятебезнең төп кыйммәтләрен саклый. Һәм бу символик мәгънәгә ия, чөнки Президент бу елны "Русия халыклары бердәмлеге елы" дип игълан итте. Һәм менә нәкъ менә Башкортстан Республикасы, Уфа аңа старт бирде", - диде Анна Цивилева.
Фото: glavarb.ru