

“Башинформ” агентлыгы ачыклаганча, кече сержант Гүзәл Смирнова “Казанышлары өчен” медале һәм хәрби подразделениенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
"Мондый бүләкләрнең һәрберсе — якташларыбызның профессиональлеген һәм ныклыгын тану. Гүзәл Марат кызына районда яшәүчеләрнең барысыннан да хезмәте өчен рәхмәт белдерәм! Без сезнең белән горурланабыз! Сакчыбызга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм тизрәк җиңү белән өенә кайтуын телибез!" - дип теләгән Балакатай районы хакимияте башлыгы Лилия Мулланурова.