Кешенең язмышы туган җире, хезмәте һәм намусы белән аерылгысыз бәйләнгән. Җирдә эшләгән, икмәк үстергән кешеләрнең куллары хезмәттә чыныга, ә йөрәкләре туган илгә мәхәббәт белән тула. Николай Волошинның гомере дә нәкъ шундый – гади авыл малае булып үсеп, намуслы хезмәт белән танылып, ахыр чиктә Ватанын саклап, батырларча һәлак булган ир-егет язмышы.
Гади авыл малае
Николай Иванович Волошин 1967 елның 24 маенда Кырымда – Симферополь районының Чистенькое авылында туа. Ул гади хезмәт кешеләре гаиләсендә үсә. Әтисе Иван Волошин Бөек Ватан сугышында катнашкан, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, шулай ук Германияне җиңгән өчен бирелгән бүләкләр иясе. Иван Яковлевич бик иртә вафат була, балаларны әниләре Валентина Георгиевна ялгызы тәрбияләп үстерә.
Николай 1974-82 елларда Чистенькое мәктәбендә укый. Балачактан атларны, сарыкларны бик ярата. Еш кына дәресләрдән китеп, атлар янына килә. Абыйсына көтү көтәргә ярдәм итә, дусты Виталий белән хәтта маллар янында кунып та кала. Кыскасы, ул гади авыл баласы булып үсә.
Мәктәптән соң Белогорск училищесында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Армиягә киткәнче катнашазык заводында эшли.
Җир һәм икмәк исе
1985-87 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. Шул чорда өйләнә, гаиләдә Евгения исемле кызы туа.
Хәрби хезмәттән соң, яңадан заводка эшкә килә. Соңрак “Совет Украинасы” колхозында эшли башлый. Башта тракторчы була, аннары “КамАЗ” машинасында эшли. Бервакыт аны урып-җыю эшләренә чакыралар. Нәкъ менә шунда аңарда иген басуларына мәхәббәт уяна.
Николай урып-җыюда зур уңышларга ирешә. Ул җыеп алган уңыш күләме буенча беренче урыннарга чыга. Аның турында гәзитләрдә дә язалар. Соңрак трактор бригадасы бригадиры булып эшләгәндә дә ул техника белән шөгыльләнүен дәвам итә, иске машиналарны төзәтеп, аларга икенче гомер бирә.
Юллар Башкортстанга илтә
Гаилә тормышында үзгәрешләр була – Николай хатыныннан аерыла. Бер вакыт Интернетта ул Илеш районындагы “Илиш Агро” хуҗалыгына комбайнчылар таләп ителүе турында игълан күрә. Бу 2015-16 еллар була. Шул вакытта, 48 яшендә, язмыш аны Башкортстанга алып килә.
Нәкъ менә шул елларда ул иң зур мәхәббәтен – Лилияне очрата.
– Мин ул вакытта аерылган, ике балам бар иде. Үрмәт авылында кибеттә эшли идем. Николай безнең авыл янында урып-җыюда эшләде. Бервакыт аның комбайны ватылган, ә үзе кибеткә минераль су алырга керде. Шулай таныштык, – дип искә ала Лилия.
Николай беренче күрүдә үк: “Нинди матур хатын-кыз, ләкин ул минеке түгел”, – дип уйлаган икән.
Тора-бара ул кибеткә ешрак керә башлый, сәбәпләр таба, телефон номерын сорый. Алар языша, шалтыратыша башлый. Бервакыт Николай Благовещен районында урып-җыюда эшләгәндә, Лилиянең бик каты теше сызлый. Ул еракта булса да, дустыннан дарулар җибәртә.
– Шунда мин аңладым: бу кеше минем турыда һәрвакыт кайгыртачак, – ди Лилия.
Озакламый алар гаилә кора. Валерия исемле кызлары туа.
Чын хезмәт кешесе
Илештә Николай “МТС”ны җитәкли. Ул һәрвакыт: “Пешкән икмәк исе һәм комбайн тавышы булмаса, мин яши алмыйм”, – дип әйтә торган була. Чын хезмәт кешесе, эш сөючән, тырыш ир-егет була.
Соңрак “Ихсанов” хуҗалыгында инженер-механик була.
– Ул минем өчен һәрвакыт чын ир-егет булды. Теләкләремне тормышка ашырырга тырышты. Мин машина йөртү таныклыгы алдым, тәрбияче һөнәренә укыдым, аннары татар теле укытучысы белгечлегенә югары белем алдым – ул һәрвакыт мине хуплады, – ди Лилия.
Шәхси хуҗалык та алып бара Николай белән Лилия. Инкубатор алып чебешләр чыгара, сыерлар, дуңгызлар, сарыклар асрый.
– Ул һәр тиенне өйгә алып кайта иде. Балаларны бик яратты. Минем балалар да аңа “әти” дип эндәште. Мин аның янында үземне нәфис, якланган хатын-кыз итеп хис иттем. Ул безнең сакчыбыз булды, – ди Лилия.
Патриот карары
Николай Ватанын тирән яратучы кеше була. Ул фронтовик бабалары турында истәлекне кадерләп саклый, кызларын ил тарихы белән горурланырга өйрәтә. Кырымның Русиягә кайтуын шатланып каршы ала һәм моның белән горурлана.
Махсус хәрби операция башлангач, ул читтә кала алмый. 2024 елның 2 февралендә, яшенә карамастан, Николай үз теләге белән фронтка китә.
– Мин аның анда барырга теләгәнен сиздем, күрдем. Бу кинәт кенә кабул ителгән карар түгел иде. Ул озак әзерләнде, спорт белән шөгыльләнде, физик яктан үзен ныгытты. “Бу – чын ир-ат карары”, – диде ул, – дип искә ала Лилия.
Башта аны полигонда инструктор итеп билгелиләр. Өч ай дәвамында ул яшь сугышчыларны өйрәтә. Әмма “Вол” кушаматлы Николай үзе дә алгы сызыкка барырга тели һәм үзе өйрәткән егетләр белән бергә сугышка керә.
Соңгы сугыш
Фронтка китәр алдыннан ул хатынына видео яздыра:
– “Мамулечка, мин сине бик нык яратам. Балаларны сакла. Мин, һичшиксез, кайтачакмын. Минем эш – исән калу һәм җиңү.
Без тагын бергә булачакбыз...”
2024 елның 26 апреле аның өчен беренче һәм соңгы алыш була. Андреевка авылы янында биш сугышчыдан торган төркемне җитәкләп, ул бурычны үтәү өчен сугышка керә. Миномет уты астында аның тәҗрибәсе һәм төгәл боерыклары ике сугышчының гомерен саклап калырга ярдәм итә, әмма үзе 2024 елның 2 маенда һәлак була.
Күрсәткән батырлыгы өчен ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.
Башта хәбәрсез югалган дип санала. Биш айдан соң гына аның гәүдәсе табыла һәм Кырым җирендә җирләнә.
– Ул сизенгән кебек миннән бер генә нәрсә сорады: “Мине туган ягымда, Кырымда җирләгез”, – диде, – ди хатыны Лилия.
Николай хәбәрсез югалгач та, Лилия хәрби часть белән элемтәдә тора, волонтерлар рәтенә басып, фронттагы сугышчыларга ярдәм җыя. Ике дрон, 16 рация, бронежилетлар, дарулар һәм азык-төлек җибәрелә. Волонтерлар белән бергә окоп шәмнәре дә ясыйлар.
– Ул минем тормышыма ничек матур килеп керсә, шулай матур китеп тә барды. Без аны “Любэ” төркеменең “Конь” җыры астында озаттык. Бу – аның иң яраткан җыры, үзе турында кебек, – ди Лилия күз яшьләре аша.
Хезмәттәшләре Николайны җаваплы, көчле, ярдәмчел кеше буларак искә ала.
Полигонда алар белән 19 яшьлек ятим егет әзерлек үтә. Хезмәттәшләре аны “улым” дип йөртә.
– “Аңа нибары 19 яшь, хатыны, баласы бар”, – дип аны кызгана иде. Коралларын, авыр әйберләрен һәрвакыт күтәрешә. “Өлгерерсең әле, улым”, – дип әйтә иде Николай, – ди Лилия.
Иптәшләре Николайның көчле, түзем булуын телгә ала: автоматны кайсы кулына алса, шулай биш километр юлны туктамыйча үтә торган булган.
Мәңгелеккә күчкән исем
Кайбер кешеләр гомерен тыныч кына яшәп үткәрә, ә кайберләре үз үрнәге белән башкаларга көч биреп китә. Николай Волошин шундыйлардан иде.
Ул гомер буе икмәк үстергән, кешеләрне туендырган, гаиләсен саклаган һәм Ватаныбызны яклап башын салган.
Аның тормышы иген басуындагы башаклар кебек: үсте, өлгерде, кешеләргә файда китерде һәм үз орлыкларын – батырлык, намус, тугрылык үрнәген калдырып китте.
– Без үз геройларыбызны онытмаска тиеш. Безнең йөрәкләрдә яшәгәндә – алар һәрвакыт исән булачак! – ди Лилия Волошина.
Алар хезмәт иткән частьта һәлак булган сугышчылар турында якыннары хәтер китабы яза. Бу китап – батырларның исемнәрен мәңгеләштерүче тере хәтер.
Батырлар турында хәтер кадерләп саклана!
– Безнең республикада батырлар истәлегенә аерым мөнәсәбәт бар. Кайсы гына авылга барсаң да – анда һәйкәл, обелиск күрергә була. Шуңа күрә кешеләр бу истәлекләргә аеруча сакчыл карый. Без мемориаль комплексларны саклап кына калмыйбыз, яңаларын да төзибез. Алда зур бурыч тора: һәр муниципалитетта махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган мемориал булачак, Уфада да гомумреспублика мемориалы төзеләчәк, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Николай Волошин кебек батырларның исеме нәкъ шундый мемориаллар аша киләчәк буыннарга тапшырылачак.
– Безнең кадерле Николай, син – безнең герой. Син һәрвакыт йөрәкләребездә яшәрсең, – ди хатыны Лилия.
Ватанны саклау – батырлар эше. Ә батырларның исеме халык хәтерендә яши.