Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров белдерүенчә, кадрлар сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе - махсус хәрби операциядә катнашучыларны дәүләт һәм муниципаль власть органнарына эшкә кертү.
Моның өчен ил Президенты башлангычы белән булдырылган «Геройлар вакыты» проекты дәвамы булып, республикада «Башкортстан Геройлары» программасы гамәлдә. Бүген сайлап алу турын узган 70 кеше белемнәрен камилләштерә, аларның бер өлеше инде муниципалитетларга һәм бюджет оешмаларына эшкә урнаштырылган.
Ул шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтайдан өч депутатның махсус хәрби операциядә катнашуын әйтте. Моннан тыш, 95 ветеран урындагы үзидарә органнары депутаты мандатын алган, шуларның өчесе авыл биләмәләрен җитәкли.
Радий Хәбиров алда Дәүләт думасына һәм Уфа шәһәр Советына сайлаулар көтүен искәртеп, сайлауларда катнашачак барлык сәяси партияләргә, беренче чиратта Бердәм Русия партиясенә мөрәҗәгать иткән. Ул депутатлыкка кандидатлар исәбенә махсус хәрби операциядә катнашучылар керсә, бу гадел булыр дип белдергән.
Аның сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре буенча Башкортстаннан теге яки бу партия вәкилләре сыйфатында Дәүләт думасында һәм Уфа шәһәр Советында Ватаныбызны саклаучылар булачак.