"Матроскин" позывнойлы яугир элек Омонда хезмәт иткән. Үз вакытында Санкт-Петербургта G8 саммитында, шулай ук Сочида үткән Олимпиадада хәвефсезлекне тәэмин итүе белән горурлана. Ә СВОга кадәр Уфа мотолар эшләү производство берләшмәсендә эшләгән. Бронь булган. Әммә ул ил өчен авыр вакытта читтә кала алмаган. 2023 елның апреленән "Матроскин" - махсус хәрби операциядә.
Бүген "Матроскин" позывнойлы яугир, алгы сызыкта алган тәҗрибәсеннән чыгып, БПЛА взводларына килгән яңа операторларны укыта. Яшь егетләрне хәзерге сугыш нечкәлекләре, дошман тактикасы белән таныштыра. Яшьләр бик талантлы, ди "Матроскин". Хәтта кайсы бер очракларда БПЛА белән идарә итү буенча алар үзләре кичәге укучыларыннан киңәш сорый.
Күкне тулысынча яуласак - җиңү безнеке булачак. Бу - СВО яугирләре бүген иң еш кабатлаган фикер һәм буш сүз түгел, ә чынбарлык, ди "Матроскин".
- Безнең полк бу юнәлешкә килеп урынлашкач та бик авыр булды. Әмма без тиз арада хәзерге сугыш шартларына яраклаша алдык. Бүген, мәсәлән, үзебез югары әзерлекле БПЛА белән идарә итүчеләрне укытабыз. Башка полклардан ярдәм сорап килсәләр, аларны да өйрәтәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Безнең полк Пермь краеннан, Удмуртия, Себердән килгән яугирләр белән тулылана. Без бердәм, чөнки барыбыз да бер Җиңү өчен көрәшәбез, - ди "Матроскин".
Фото: "Башкортостан" гәзите сайтыннан алынды.