«Башинформ» хәбәр итүенчә, госпитальләр инвалид коляскалары, таяклар, култык таяклары һәм башка ярдәмче чаралар алачак. Оешмада билгеләп үткәнчә, һәр предмет — ул гади әйбер генә түгел, ә пациентлар өчен тизрәк тернәкләнү һәм актив тормышка кайту өчен реаль мөмкинлек.
«Без бу әйберләрнең яңадан йөрергә һәм яшәргә өйрәнүчеләр өчен никадәр мөһим булуын аңлыйбыз. Әгәр безнең ярдәм госпитальдә бер генә көнгә булса да җиңеллек китерсә, димәк, без барысын да юкка эшләмәдек», — дип уртаклашты акциядә катнашучыларның берсе.
Фото: bashinform.ru