Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм итү төп эшебезгә әверелде. Өч ел элек, февраль аенда Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылы халкы да, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләргә ярдәм итү максатында авыл мәдәният йортында волонтерлар штабы ачып, эшкә тотынды.
Алар алынган тәүге эшләрнең берсе – маскировка челтәрләре үрү. Станокны ир-атлар ясап бирсә, челтәрләрне үрүдә исә хатын-кызлар актив катнаша. Беренче челтәрләр март аенда әзер була. Шул көннән башлап бу эш авылда бер минутка да туктаганы юк.
Барлык көчен һәм күңел җылысын салып, тырышып эшли волонтерлар. Бүгенге көндә санап бетергесез эшләр башкаручы волонтерлар “Изгелек нурлары” төркеменә берләшкәннәр. Ал-ял белми, бер генә көнне дә калдырмый, махсус хәрби операциядәге егетләребезгә алар сораган кирәкле әйберләрне хәстәрләп һәм әзерләп җибәреп торалар.
Шушы вакыт эчендә нинди генә эшләр башкарылмады, аларның исәбе-саны юк: маскировка челтәрләре, “Леший” һәм “Кикимора” костюмнары, дроннарга каршы челтәрләр, шлем өстеннән кия торган махсус баш киемнәре, хуш исле үләннәр кушып ясалган чәйләр, тиз әзерләнә торган һәм вакуумланган ашлар, саклаучы беләзекләр, мендәрләр, госпиталь өчен медицина салфеткалары, “коры душ”, яралылар өчен эчке киемнәр, патрон сала торган сумкалар, окоп шәмнәре, озак яна торган шырпылар…
Волонтерлар авыл халкы белән дә бик тыгыз элемтәдә тора: солдатларыбызга акчалата ярдәм күрсәтәләр, кием-салым, дарулар, көндәлек гигиена товарлары, төрле азык-төлек, хуҗалык кирәк-яраклары туплап, хәрби операциядәге солдатларыбызга юллыйлар.
Бу җәһәттән көмеш волонтерлар Алсу Вахитова, Зилә Малеева, Гүзәлия Солтанова, Римма Зиннәтуллина, Гөлчирә Сәетгәрәева, Рәйлә Вәлиева, Фәйрүзә Салихова, Зүлия Гәрәева, Миңнегөл Терновская, Әлфия Вәлиева, Зәния Асаева, Зөлфия Салихова, Маһира Хәлиуллина, Сәбилә Халикова, Рушания Вәлиуллина һәм башкалар хәрби операциядәге егетләребезгә һәр өлкәдә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар, Җиңүгә үз өлешләрен кертәләр.
Шушы эшчән, тырыш, соклангыч тату коллективны оста һәм булдыклы оештыручыбыз Зөлфия Ямалиева җитәкли. Шулай ук актив волонтерларыбыз арасында уллары беренче көннән үк махсус хәрби операциягә юлланган зур хөрмәткә лаек дүрт әни дә бар.
Эшкә кызлар бер минутка да соңга калмыйча йөриләр. Һәр эшне төгәл, тиз, оста итеп башкаралар. Һәркем үз эшен белеп башкаргач, бернинди дә тоткарлыклар юк. Барлык заявкаларны да вакытында эшләп өлгерәбез. Безнең авылдагы волонтерлар төркеменең эшен район хакимияте дә һәрдаим хуплап тора.
Авылыбызның тату халкы һәм авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марат Яхин да һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәм һәм хуплау табабыз. Уртак тырышлык белән махсус хәрби операция зонасына өч тапкыр фуралар белән кирәкле әйберләр, шул исәптән такталар, генераторлар, пычкылар, төзелеш материаллары төяп озаттык.
Районыбызның төрле авылларыннан Ватан сагына баскан яугирләребез гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен язып, әледән-әле видеоязмалар җибәреп тора. Бу безгә тагы да ныграк дәртләнеп эшләргә көч-куәт бирә.
Җаны-тәне белән солдатларыбызга ярдәм итеп, Җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен кертүче волонтерларга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаиләләренә иминлек телибез. Күңел түреннән чыккан изге теләкләр тормышка ашып, тизрәк Җиңү килсен, яугирләребез исән-имин үз йортларына кайтсын, бар халык та аяз күкле, тыныч илебездә сөенеп яшәсен, дигән теләк белән изге эшләрен дәвам итә олы йөрәкле көмеш волонтерлар.
Гөлчирә СӘЕТГӘРӘЕВА.
Бишбүләк районы.