+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

БПЛА – заманча сугышның киләчәге

БПЛА операторы алгы сызыкта эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде.

БПЛА – заманча сугышның киләчәгеБПЛА – заманча сугышның киләчәге
БПЛА – заманча сугышның киләчәге

«Туча» позывнойлы сугышчы СВО зонасында 2022 елның октябреннән хезмәт итә. Башта позицияләрдә оборона тоткан, ә 2023 елдан пилотсыз очкыч операторы булган. Техниканы үзләштергән һәм соңрак укулар узган.

Аның сүзләренчә, БПЛА – заманча сугышның киләчәге. Оператор техниканы белергә, урында ориентлашырга һәм теләсә нинди шартларда эшли белергә тиеш, чөнки иптәшләренең хәвефсезлеге аның гамәлләренә бәйле.

"Дронны беренче тапкыр күккә күтәргәч, аның белән идарә иткәндә үземне кош кебек хис итүемне аңладым", - ди сугышчы.

СВОдан соң якташыбыз БПЛА буенча белемнәрен нефть тармагында файдаланырга тели.

Исегезгә төшерәбез, пилотсыз гаскәрләрдә хезмәт итү турында барлык кызыксындырган сорауларны 122 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас