Бу хакта «Башинформ» хәбәрчесенә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры, капитан Фәдис Солтанов әйтте.
Агентлык контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәтне сайлый торган бик күп яшь кешеләр килүенә инанды. Фәдис Солтанов аларның махсус хәрби операция уздыру зонасына бару карарының берничә ачык сәбәбен билгеләп үтте. Капитан сүзләренчә, яңа буын СВОда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм дәүләт ярдәме чаралары турында бик яхшы хәбәрдар.
- Беренчедән, яшь егетләр Оборона министрлыгы белән бер елга исәпләнгән махсус контракт имзалый. Ягъни аларга СВОда хезмәтне дәвам итәргәме-юкмы икәнлеге турында уйларга вакыт бирелә. Ел тиз узачак һәм хәрби хезмәткәр алга таба нишләргә кирәклеге турында ахыргы карар кабул итәчәк.
Икенчедән, бу ел эчендә хәрби хезмәткәр ару гына акча эшләргә мөмкин. Акчалата түләү граждан әлеге вакытта эшләп алган акчасыннан күп тапкыр югарырак. Бер тапкыр бирелә торган түләү күләме зур, моны күпләр белә. Шулай да исегезгә төшерәм, контрактны имзалаганда ул 1 400 000 сум ала: бер миллион сум - Башкортстан Республикасыннан, 400 мең сум Оборона министрлыгыннан. Моннан тыш, кайбер муниципалитетлар да, шәһәрнең яки районның икътисади потенциалына карап, бер тапкыр бирелә торган түләүләрне өсти.
Өченчедән, минем карашка, бу - дәүләт ярдәме мәсьәләсе. Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең 55 чарасы гамәлдә. Яшь егетләр алар турында белә. Аларның күбесе гаилә корырга, балалар тәрбияләргә, хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә ниятли. Шулай булгач, сугышчылар барлык плюсларны да аңлый. Алар туганнарын тәэмин итәргә, йорт салырга, фатир һәм автомобиль сатып алырга исәп тота. Бу - нормаль, тормышка ашырырлык теләкләр, - диде Фәдис Солтанов.
Мәгълүмат агентлыгының әңгәмәдәше, шулай ук, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәтне сайлаган яшь ир-егетләрнең джойстиклар һәм пультлар белән идарә итүнең база күнекмәләренә ия булуына игътибар итте. Беренчел тәҗрибәләрен алар гаджет уеннары вакытында алган, моннан тыш, алар заманча технологияләрне яхшы белә.
- Хәзерге яшьләр прогрессив. Аларның үз үсешләрен Ватанга хезмәт итүгә юнәлтергә омтылуы да күңелле. СВОда алар укыту узачак, полигоннарда күнегүләр ясаячак. Алар белән фронтта хәрби тәҗрибә алган һәм сугыш алып баруның барлык нечкәлекләренә өйрәтәчәк тәҗрибәле БПЛА операторлары эшләячәк.
Билгеләп үтәм, дрон операторлары алгы сызыктан ерактарак эшли. Шул ук вакытта аларның хәрби хәрәкәтләр "театры"нда роле зур. Аларның кемедер самолет тибындагы дроннар белән идарә итә, кемдер разведка алып бара. Шул ук вакытта БПЛА операторлары яшерен позицияләрдә урнашкан, - диде Фәдис Солтанов.
Исегезгә төшерәбез: әлеге гаскәрләрдә БПЛА операторлары өчен югары хәвефсезлек дәрәҗәсе тәэмин ителгән, аларның хезмәте алгы сызыктан еракта бара. Шулай ук, Оборона министрлыгы төрле хезмәт срокларын тәкъдим итә. Контракт срогы бер елдан башлана, бу чор хезмәт үзенчәлеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Аннары инде хәрби үз теләге белән хезмәттән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, ягъни оборона ведомствосы белән контрактта хәрби хезмәткәрне аның ризалыгыннан башка БПЛА идарәсе белән бәйле булмаган башка белгечлеккә яисә башка төр гаскәрләргә күчерергә ярамый, дип язылган.
БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.