+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 Апреля , 12:20

БПЛА операторлары яугирләребезне саклый

“Штурм отрядларын алардан башка күз алдына да китереп булмый”, – ди Шараннан “Татар” позывнойлы сугышчы

БПЛА операторлары яугирләребезне саклыйБПЛА операторлары яугирләребезне саклый
БПЛА операторлары яугирләребезне саклый
Бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребез көн саен үз үрнәкләрендә чын патриотизмның нәрсә икәнен раслый. Алар өчен Ватанга мәхәббәт – сүздә генә түгел, ә тормыш рәвешенә әверелгән изге хис. Шундый кыю, ныклы ихтыярлы егетләрнең берсе – Шаран районының Түбән Зәет авылында туып-үскән Вадим.

Вадим 1997 елның 7 маенда дөньяга килә. Туган авылында урта белем ала. Мәктәп елларыннан ук тырыш, җаваплы, максатчан булуы белән аерылып тора. Армия сафларына чакырылгач, Хабаровск шәһәрендә мотоукчылар частенда хезмәт итә. Биредә ул үзен тәртипле, ышанычлы хәрби итеп таныта, кече сержант булып демобилизацияләнә.

Хезмәттән соң Вадим Октябрьский шәһәрендәге “Ойл-Сервис” компаниясендә машина йөртүче булып эшли. Әмма йөрәге һәрчак туган якка тарта. Озакламый ул авылына кайта һәм малтабар Хөҗҗәтов Р. С. хуҗалыгында эшли башлый. Туган җирдә эшләү, якыннары янәшәсендә булу аңа аеруча кадерле була.

2022 елның 26 сентябрендә, өлешчә мобилизация кысаларында, Вадим Шаран районыннан башка ир-егетләр белән бергә Ватанны сакларга чакырыла. Бүген “Татар” позывнойлы сугышчы тәэминат полкында машина йөртүче вазыйфасын башкара. Аның эше – алгы сызыктагы сугышчыларга кирәкле йөкләрне вакытында илтеп җиткерү. Бу хезмәт батырлык, сабырлык һәм зур җаваплылык сорый.
Вадим үзе заманча сугыш шартлары турында болай ди: “Бүгенге хәрби операцияләрнең уңышын пилотсыз очу аппаратларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Хәзер БПЛА белгечләре гаскәрдә артиллеристлар, танкистлар яисә разведчиклар кебек үк мөһим. Алар безне үлемнән саклый. Дрон операторлары стресска чыдам, тиз карар кабул итә белергә тиеш”.

Вадимның батырлыгы дәүләт тарафыннан да югары бәяләнгән: ул “Сугышчан казанышлары өчен”, Жуков һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнгән.

Аның әнисе Зиләрә Фәнис кызы улы турында горурланып болай ди: “Мин беркайчан да улымның күзләрендә курку күрмәдем. Ул һәрвакыт: “Ватанны саклау – минем изге бурычым”, – дип әйтә”.
– Безнең хәрби рух һәрвакыт көчле. Без, иңне-иңгә куеп, чын туганнар кебек сугышабыз. Иң авыр чакларда да бер-беребезне ташламыйбыз. Монда яшәүнең кадерен ныграк аңлый башлыйсың. Батырлык, түземлек, туганлык кебек төшенчәләр көндәлек тормышта ачык күренә. Бездә тәэмин итү дә яхшы, бернигә дә мохтаҗ түгелбез, командирларыбыз гадел, – ди Вадим фронттагы тормыш турында.

Вадим кебек егетләр – илебезнең терәге, халкыбызның горурлыгы. Алар тынычлык, ил иминлеге хакына үз гомерләрен куркыныч астына куеп, изге бурычларын намус белән үти. Туган авыллары, гаиләләре, якыннары аларны түземсезлек белән көтә, ә без исә аларга ныклы сәламәтлек, җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.

Энҗе САДЕРТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Шаран районы.
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас