+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Батырлар дәвере
3 Апреля , 11:05

Исән-имин йөре, "Әсән"!

Кичә Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов 61 яшен билгеләп үтте.

Исән-имин йөре, "Әсән"!Исән-имин йөре, "Әсән"!
Исән-имин йөре, "Әсән"!


Исегезгә төшерәбез: "Әсән" позывнойлы танылган җырчы һәм музыкант 2023 елдан үз теләге белән Советлар Союзы Герое, генерал Таһир Кусимов исемендәге 3нче батальонның медвзводында хезмәт итә.

Радик Динәхмәтов, СВОдан кыска вакытлы ялга кайткач, халык белән очрашуларда, "Батырлык дәресләре"ндә катнаша. Ул халык белән очрашканда яудашларының каһарманлыгы, батырлыклары хакында сөйли. Мондый очрашулар яшьләребезне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләргә ярдәм итсә, тылдагылар өчен дә әһәмияткә ия, чөнки бары тик бердәм булганда гына Җиңү безнең якта булачагын һәркем аңлый.

"Без халыкка дөреслекне җиткерергә, үз геройларыбыз хакында сөйләргә тиеш", - ди Радик Биктимер улы шундый очрашуларда.

Радик Динәхмәтов хезмәтеннән буш вакытында яудашларының, госпитальдә дәваланучыларның күңелләрен күтәрү, сугыш авырлыкларын беразга гына булса да оныттыру өчен алар каршында музыкаль номерлар белән чыгыш ясый.

"Кызыл таң"ның тугры дусты Радик Биктимер улына ныклы сәламәтлек, туган ягына исән-имин кайтуын телибез. Киләчәктә яраткан, хөрмәт иткән артистыбызны тыныч күк астында шыгрым тулы залларда, тамашачыларның алкышларына күмелеп, сәхнә түрендә күрергә язсын!

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас