+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
3 апрель , 12:05

"Мин яшәргә теләдем"

 СВО зонасында аяксыз калган яугир Наил Рәҗәпов Андрей Малаховның «Россия 1» каналындагы тамашасы вакытында популяр татар җырчысы Римма Никитинаның кулын сорады.

"Мин яшәргә теләдем""Мин яшәргә теләдем"
"Мин яшәргә теләдем"
Артист «әйе» дип җавап бирде. Яшь парның мәхәббәт тарихы күпләргә билгеле: җырчының игътибарын ул аңа СВО зонасыннан үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим белән видео җибәргәч җәлеп итә, шуннан соң алар аралаша башлый.

"Җиде кешенең берсе генә исән калды. Ике тәүлек ашамыйча, сусыз, кан эчендә яттым. Жгутым бар иде, ярамны бәйләдем һәм аңымны югалттым. Мине күрмәсеннәр өчен төнлә сугышчан иптәшләремнең гәүдәләре артында яшерендем. Мин яшәргә теләдем. Иптәшләрем табар дип өметләндем, ләкин мине дошман тапты, шулай итеп мин әсирлеккә эләктем, - дип сөйләде Наил үз тарихын.

Аның сүзләренчә, ул анда һәлак булырмын дип уйлаган, ләкин аны әти-әнисен алмаштырган картәнисе һәм картәтисе һәм ул вакытта бер тапкыр да күрешмәгән сөйгәне турындагы уйлар яшәтеп торган. Сугышчы каты авыру әсирләрне ике яклы алмашу нәтиҗәсендә азат ителә алган. Әсирлектә ул барлыгы өч ай үткәргән.

Римма искә төшергәнчә, Наил әсирлеккә эләккәнче алар бер атна аралашырга өлгергән, ләкин шунда ук бер-берсенә якын булуларын аңлаганнар. Әмма аннары Наил югала, һәм күп айлар узгач пәйда була, инвалид булып калуын һәм Риммага лаек булмавын яза. Римманы яраткан кешесенең инвалидлыгы борчымый, ул аңа ярдәм итә башлый.

- Башта һәр адым кыенлык белән бирелде. Ләкин хәзер, әгәр син "әйе" дисәң, мин ЗАГСка таяксыз йөгереп барып җитәчәкмен, - дип шаярта Наил.

Римма Никитина да сөйгәне өчен сюрприз әзерләгән иде: ул, Наил язмышына багышлап «Мой герой» җырын башкарды.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас