Башта ул БПЛА төзәүче-операторы булып хезмәт иткән, ә хәзер яугир БПЛАлар җыя.
Сугышчы хәбәр иткәнчә, полкның бер бүлекчәсендә БПЛА җитештерәләр һәм ремонтлыйлар. Эштә оптик сүс өчен пластик кәтүкләр ясап, 3D-принтерлар кулланалар. Тагын монда яңа хәрби хезмәткә алынучы операторларны өйрәтәләр.
- Без югары технологияләр сугышына күчтек. Дроннар һәм аларның операторлары хәзер бик мөһим роль уйный, - дип, «Макс»ның сүзләрен китерә «Молодежная газета» хәбәрчесе. - Бүген БПЛА гаскәрләре - фронтка юл яручы төп көч. Бер оста оператор бөтен бер взводны алмаштырырга сәләтле.
БПЛА операторлары тулы социаль пакет ала. Законда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр аларга да кагыла. Моннан тыш, студентларга махсус шартлар бар. Югары уку йортларында укучылар, академик отпуск алып, контракт төзергә, ә хезмәттән соң бюджетка кире кайтырга хокуклы.
Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар. Дошман техникасын уңышлы юк итүчеләргә 50 меңнән 500 мең сумга кадәр акча түләү каралган. БПЛА бүлекчәләре сафында хезмәт белән кызыксынучылар “122” номерына шалтырата ала.
Фото: gazetavibor.ru