«Рыжек» позывнойлы прапорщик СВО зонасында ике елдан артык миномет батареясы старшинасы булып хезмәт итә. Контрактны ул 2024 елның гыйнварында имзалаган.
Бүлекчә составында Артемовск, Северск, Клещеевка һәм башка юнәлешләр өчен барган сугышларда катнаша. Хәзер Константиновка районында хәрби бурычларын үти.
Яугир сүзләренчә, алгы сызыкта күп нәрсә тактикага һәм реакция тизлегенә бәйле, бигрәк тә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында. "Дөрес юнәлеш сайлау — уңыш һәм гомерләрне саклап калу нигезе", - дип билгеләп үтә ул.
Хезмәт вакытында "Рыжек" өч тапкыр яралана, дәвалана һәм һәрвакыт сафка кайта. "Жуков", "Батырлык өчен" медальләре, "Русия гвардиясе" билгесе белән бүләкләнгән.
Бүген ул үзенең тәҗрибәсен яшь сугышчыларга тапшыра.
Контракт буенча хезмәт турында сорауларыгыз булса, аларны "122" номеры буенча бирергә мөмкин.