+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 апрель , 09:15

Студентлар да яугирләргә ярдәм итә

Вузара студентлар кампусы резиденты булган Уфа Фән һәм технологияләр университетының бишенче курс студенты Динар Киекбаев вертикализатор өчен электр приводы моделен эшләде. Проект «Хезмәткә өйрәтү» программасы кысаларында башкарылды һәм авыр җәрәхәтләр алган пациентларны тернәкләндерүгә юнәлтелгән.

Студентлар да яугирләргә ярдәм итәСтудентлар да яугирләргә ярдәм итә
Студентлар да яугирләргә ярдәм итә

Вертикализатор - терәк-хәрәкәт аппараты һәм үзәк нерв системасы зарарланган кешеләрне реабилитацияләүдә төп җайланмаларның берсе. Ул пациентны горизонталь хәлдән вертикальгә хәвефсез күчерергә мөмкинлек бирә, бу мускулларның атрофиясен, үпкә ялкынсынуын һәм остеопорозны булдырмый калырга ярдәм итә.

Моннан тыш, мондый җиһазларны куллану кан әйләнешен, үпкәләрнең эшен, тукымаларның туклануын һәм кешенең психологик халәтен яхшырта, шулай ук актив тормышка кайтуны тизләтә.

- Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бу бурычны хәл итүгә Уфа университетының техник юнәлешләр студентлары актив кушылды. Фәнни җитәкчеләр белән бергә алар тергезү процессларының нәтиҗәлелеген күтәрергә һәм хәрбиләребезнең тулыканлы тормышка кайтуын тизләтергә сәләтле инновацион технологик чишелешләр эшләү буенча системалы эш алып бара, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас