Бу хакта егет «Башинформа»га контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнарны сайлау пунктында белдерде. Шулай ук ул БПЛА операторлары сафларына язылырга һәм СВО уздыру зонасында хезмәт итәргә теләвен әйтте.
Апрельдә Фәрухкә 20 яшь тула. Армиядә хезмәт итмәгән, әмма үз гомерен хәрби эшкә багышларга әзер, диде мәгълүмат агентлыгына егет.
- Минем өчен үрнәк - абыем. Ул 20 елга якын Русия Кораллы Көчләрендә офицер булып хезмәт итә. Абый мине күп нәрсәгә — көчле, чыдам булырга, сәламәтлегемне кайгыртырга, беркайчан да бирешмәскә һәм авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәтте. Аның сабакларын мин яхшы үзләштердем. Пилотсыз системалар гаскәрләренә контрактчылар җыю турында белгәч, аңладым - бу минем юл. Аңлыйм, солдат тормышы җиңел түгел һәм хәвеф белән бәйле, бигрәк тә СВО уздыру зонасында. Ләкин мин үз сайлавымны ясадым. Минем урыным - Ватаныбыз чигендә. Әни, әлбәттә, минем карарга шаккатты, ләкин минем чигенмәячәгемне аңлады, - дип уртаклашты Фәрух.
Яшь кеше сүзләренчә, ул еш кына телевидениедән БПЛА операторларының алгы сызыкта ничек эшләвен күрә. Аны сугышчыларның рух ныклыгы һәм батырлыклары сокландыра. Фәрух алгы сызыкта дрон операторы булуның нәрсә икәнен якынча аңлый һәм пилотсыз системалар өлкәсендә югары класслы белгеч булырга ниятли.
Контракт буенча хезмәт турында сорауларыгыз булса, аларны "122" номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Фото: Башинформ