

Ул социаль челтәрләрдә сөйләгәнчә, гуманитар йөкләрне туплаганда моңа кадәр беренче булып махсус хәрби операция зонасында сугышчыларның көнкүреш ихтыяҗлары торса, хәзер гумконвой составы сыйфатлы үзгәргән. Төп басым — квадрокоптерлар, дроннар һәм реаль хәрби бурычларны үтәү өчен башка югары технологияле җиһазларга.
«Яугирләр белән аралаштым, аларның алга таба булачак гуманитар миссияләр буенча агымдагы сорауларын һәм теләкләрен белдем. Нәкъ менә шундый элемтә безгә мөмкин кадәр төгәл һәм нәтиҗәле ярдәм итәргә мөмкинлек бирә», — дип билгеләде башкала хакимияте җитәкчесе.
Фото: Ратмир Мәүлиевның шәхси архивыннан.