

Ул яугирләргә гуманитар ярдәм илтүче төркем белән булган.
Блогерның махсус операция зонасына инде беренче генә баруы түгел. Берсендә ул ире белән күрешә дә алмаган иде. Инсафны, хатыны янына алгы сызыктан чыгармаганнар.
Бу юлы башкача булган. Сагыну тулы очрашу мизгелләрен блогер үзенең сәхифәсендә күрсәтте.
"Иремне алып киткәннәренә тиздән дүрт ел була. Ә соңгы тапкыр күрешүебезгә –10 ай. Бу ел безнең мөнәсәбәтләребез өчен бик зур сынау елы булды. Ачуланышулар, аңлашылмаучанлыклар, депрессия… Икебез дә бик нык арыдык. Әлеге очрашу безнең икебезгә дә кирәк иде. Якыннарын көткән кешеләргә көч һәм сабырлык телим. Тизрәк тынычлык килсен иде, – дип язган Рамилә.
Фото: видеодан скриншот.