Батырлар дәвере
15 Апреля , 09:31

БПЛА операторлары "өченче линиядән" торып эшли

Сугыш хәрәкәтләрен алып бару ысуллары соңгы вакытта тамырдан үзгәрде, танклар һәм вертолетларның нәтиҗәлелеге кимеде. Экспертлар билгеләп үткәнчә, аларга алмашка пилотсыз очкычлар килде.

БПЛА операторлары "өченче линиядән" торып эшлиБПЛА операторлары "өченче линиядән" торып эшли
БПЛА операторлары "өченче линиядән" торып эшли
БПЛА дошманга зур зыян сала һәм шактый арзанрак. Шулай ук, алар кешеләрне алмаштыра һәм кыска вакыт эчендә төгәлрәк мәгълүматлар бирә. Нәтиҗәдә, сугышчан бүлекчәнең составын югалтудан саклап калырга ярдәм итә. Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Алмаз Абдрахманов билгеләп үткәнчә, БПЛА гаскәрләре сугышчылары өченче линиядә, алгы сызыктан еракта эшли.

- Хәрби бурыч билгеләнгәндә зур булмаган төркем аны үтәү өчен алгы сызыкка яисә дошман тылына китә, шул ук вакытта БПЛА операторлары алгы сызыктан еракта тора. Биремне үтәгәннән соң шундук чигенәләр. Төркемгә өч кеше керә, шул исәптән БПЛА операторы, коптерларны шартлаткыч матдәләр белән тәэмин итүче инженер, хәрби биремне үтәү зонасына илтүче машина водителе. Кайбер сугышчылар мотоциклларда хәрби биремгә чыга. Алар азрак булган саен, катлаулырак бурыч үтиләр, - диде Алмаз Абдрахманов.

Сайлап алу пункты офицеры билгеләп үткәнчә, колледж һәм техникумнарны тәмамлаучылар белән беррәттән, контрактны югары уку йортларын тәмамлаучылар да төзи ала. Аларга белгечлекләренә якын юнәлешләр сайлап алачаклар. Шул ук вакытта махсус хәрби операциядә катнашканнан соң моңа кадәр коммерция нигезендә белем алган студентларның «бюджет»ка күчү мөмкинлеге бар. Хезмәт чорында хәрбиләр ай саен 220 мең сум ала, шулай ук нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләүләр бар.

Фото: bash.news
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас