Хәрбиләр мотоцикллар, генераторлар, запас частьләр, бензопычкылар, төнге күрү приборлары, бронежилетлар, медикаментлар, азык-төлек җыелмалары, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, шуруповертлар, көрәкләр, туганнарыннан шәхси посылкалар һәм башка кирәкле әйберләр алды.
"Сугышчылар эшләрнең ничек торуы, көнкүрешләренең ничек оештырылуы турында сөйләде. Дошман артыннан күзәтүне ничек алып баруларын һәм без тапшырган техника ярдәмендә аңа каршы торуларын аңлаттылар. Тагын нәрсә кирәклеге, нинди кыенлыклар белән очрашулары турында сорадым. Мондый сәфәрләр чынбарлыкны яхшырак аңлау һәм тагын нәрсә белән файдалы була алуыбызны белү өчен бик кирәк», — дип хәбәр итә Николай Ельников.
Фото: Башинформ