+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
16 апрель , 05:40

130 көн ВСУ тылында!

«Мулла» позывнойлы Башкортстан кешесе 130 көн ВСУ тылында була, аның ярдәмендә Кече Токмачканы азат итү белән бәйле вәзгыятьне үзгәртергә мөмкин була.

130 көн ВСУ тылында!130 көн ВСУ тылында!
130 көн ВСУ тылында!
RT хәрби хәбәрчесе Влад Андрица Инҗәрдан Башкортстан каһарманы тарихын сөйләде. Ул Төньякта эшләгән.

Башта старшина - Луганск юнәлешендә 400нче артиллерия полкында, хәзер Запорожскида — 42нче гвардия дивизиясенең 70нче полкында хезмәт итә. Җиде FPV-дрон һәм бер Mavic бәреп төшергән. Анда ул яралана, ләкин тернәкләндерүдән соң күпбалалы ата фронтка кайта.

53 яшьлек ирнең биш баласы һәм биш оныгы бар. Өлкән улы хәрби, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, шулай ук хәзерге вакытта Донецк юнәлешендә позицияләрдә тора.

"Мулла" дошманның борын төбендә утсыз-сусыз яши, аңа азык-төлекне дроннар белән китерәләр. Элемтәдән аның рациясе генә булган. Дошманнар аны озак вакыт таба алмаган. Су җибәрмәскә куша, чөнки бу авыр йөк. Солярка канистрына яңгыр суы җыя. Дошманнар аның белән янәшә йөргәндә, "Мулла" кесәсенә граната сала һәм бөтенесенә әзер була. Аның дөрес эш итүе нәтиҗәсендә дошманның ут нокталарын каплау һәм алга бару мөмкин була.

Ниһаять, командование приказы килә. Старшина озын юлга әзерләнә, аякларын күнектерә, йөкләнешне арттыра башлый. Һәм менә, томанлы көнне сайлап, ул антидрон юрганга төренеп юлга чыга. Юлда «кошчыклар» очрый, 300 метр ераклыкта «Баба-яга» да җиргә килеп төшә, урман полосасы аяксыз калдырырга мөмкин булган миналар белән тулган була.

"Командир янына барып җиткәч, ул мине кочаклап алды, мин бәхетемнән елап җибәрә яздым. Тизрәк өйгә шалтыратырга, туганнарны сөендерергә кирәк. Безнең хатыннарны геройлар, дип саныйм. Хатыныма җиңел түгел — ул миннән дә, улымнан да көн саен шалтырату көтә. Хатыным белән миңа бәхетле картлык телим. Без җиңәчәкбез, җиңү безнең кулда булачак", - ди "Мулла".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас