Көндәлек тормышта башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмаган изге күңелле егет Николаевка авылында туган. Урындагы мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлагач, Уфа художество-сәнәгать колледжына укырга керә. Балта остасы һәм мебель җитештерүче һөнәрен уңышлы үзләштергән егет Уфа шәһәренең мебель җитештерү цехына эшкә урнаша. 2024 елда армия сафларына чакырыла, хәрби бурычларын Ырынбур өлкәсендә үти.
Армиядә өч ай солдат боткасы ашаганнан соң, Җиңүгә үз өлешен кертү максатында якташыбыз, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, 2025 елның февралендә үз теләге белән СВО зонасына юллана.
– Махсус хәрби операциягә барырга, илгә файда китерергә бурычлымын, дип уйладым. Әлбәттә, тәүдә курку тойгысы булды, әмма мин анда булырга тиешмен, – ди яугир.
Тәүдә ул Удмурт Республикасының Кизнер бистәсендә ике ай ярым хәрби әзерлек курслары үтә. Аннан соң махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Инженер-саперлар батальоны составында алгы сызыкта тора. Арытаба, үз теләге белән тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә очу күнекмәләрен үзләштереп, БПЛА операторы булып хезмәт итә.
Яугир сүзләренчә, дроннар барлык җирдә дә кулланыла, чөнки алар һөҗүмнәрнең нәтиҗәлелеген арттыра, оборонаны көчәйтә һәм хезмәтне хәвефсезрәк итә. БПЛА операторлары разведка һәм күзәтү, дошман позицияләре турында мәгълүмат җыюдан алып, төгәл һөҗүм ясау бурычларына кадәр үти.
Хәзер инде ул үзе СВО биләмәсендә хезмәттәшләрен пилотсыз очу аппаратларын кулланырга өйрәтә. Яугир хәрби хезмәттә күрсәткән батырлыклары өчен аерым билгеләр белән бүләкләнгән.
Якташыбыз өйләнгән, хатыны белән бәби көтәләр. Аның һәм барлык яугирләрнең Җиңү белән әйләнеп кайтуын көтәбез!
Фирүзә РӘХМӘТУЛЛИНА.
Кырмыскалы районы.