Боерык нигезендә шифаханә-курорт дәвалануы киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең билгеле бер категорияләренә — республиканың хәрби журналистика ветераннарына биреләчәк.
Билгеле булуынча, 2025 елда Башкортстанда республика Башлыгы башлангычы белән илдә беренче хәрби хәбәрчеләр турындагы закон эшләделәр һәм кабул иттеләр. Ул хәрби журналист, хәрби журналистика ветераны статусын, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын билгели.
«Башинформ» хәбәрчесе Эдуард Кускарбеков беренчеләрдән булып военкор таныклыгын алды. Алгы сызыктагы хезмәте өчен ул шулай ук генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Бу югары дәүләт бүләген журналист республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан Сочида узган «Бөтен Русия-2023» XXVII заманча журналистика форумында алды.
ФОТО: РУСЛАН ШАРАФУТДИНОВ | АРХИВ ИА «БАШИНФОРМ»