+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 Апреля , 02:30

Атлар СВОга юл тота

Бөек Ватан сугышы чорыннан ук билгеле булганча, хәтта иң авыр шартларда да атлар солдатларга тугры ярдәмче булып калган. Ә башкорт атлары үзләренең чыдамлыгы белән дан казанган.

Атлар СВОга юл тотаАтлар СВОга юл тота
Атлар СВОга юл тота

Бүген СВО бурычларын үтәүче кайбер Башкортстан батальоннарында атлар сугышчыларга тылда ярдәм итә, барып җитү авыр булган урыннарда хәрәкәт итү чарасы булып тора.

Атлар һәм аларны җигү өчен кирәк-яраклар белән гуманитар конвойны Иглин, Миякә һәм Баймак районнары хакимиятләре һәм «Башкорт аты» башкорт токымлы атларны өйрәнү институты белән берлектә «Бердәм Русия» төбәк бүлекчәсе әзерләгән иде. Бу хакта "Бердәм Русия" партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Александр Мельников сөйли.

"Быел февральдә республика Башлыгы Радий Фәритовичка якташларыбыз, мотоукчылар бригадасы сугышчылары ДХР территориясен патрульләү өчен атлар сорап мөрәҗәгать итте. Республика Башлыгы хәрбиләрнең бу үтенечен шунда ук хуплады. Бүгенге көнгә ун чыдам ат, шулай ук кирәк-яраклар: ияр һәм сбруй әзерләнгән. Атларны үзебез алгы сызыкка илтәбез", - дип сөйләде Мельников.

«Башкорт аты» институты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин әйтүенчә, һәр ат махсус операция зонасында хезмәт итәргә өйрәтелгән һәм әзерләнгән.

«Акбузат» ипподромы шоферы Рәфис Фәйзуллин гумконвойның СВО зонасына ике көндә китереләчәге турында белдерә. Фургонда һәр ат өчен аерым бүлмәләр урнаштырылган, һәр тукталышта терлекләрне ашатачаклар.

 

Фото: башинформ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас