+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 Апреля , 02:55

Яшь төзүче БПЛА операторы булды

Белоретта яшәүче Данила СВОга БПЛА операторы булып китү өчен  «Защитник» контракты буенча Уфадагы гражданнарны сайлау пунктына килгән.

Яшь төзүче БПЛА операторы булдыЯшь төзүче БПЛА операторы булды
Яшь төзүче БПЛА операторы булды

Егет Красноярск краенда танк подразделениесендә хезмәт иткән, ә хезмәттән кайткач төзелештә эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Ул компьютер уеннары, бигрәк тә төгәллек, тизлек һәм фикерләү таләп ителгәннәре, шулай ук джиу-джитсу белән мавыга.

-Мин яңалыкларны күзәтәм, Оборона министрлыгы сводкаларын укыйм, аларда безнең илгә очучы ВСУ дроннарын юк итү турында хәбәр ителә. Шунда ук еш кына Русия Кораллы Көчләрендә пилотсыз системалар булдыру турында язалар. Мин сайлау пунктына максатлы рәвештә БПЛА операторы булу өчен килдем. Геймер күнекмәләренә ия яшь егетләр кирәк, диләр. Ә моның белән минем барысы да тәртиптә — еш җиңдем. Мин беләм, реаль сугышта барысы да күпкә җитдирәк. Ләкин минем күзләрем үткен, бармакларым хәрәкәтчән, физик әзерлек тә соңгы урында түгел. Шулай булгач, оста һәм профессиональ дрончы булырга исәп тотам, - дип сөйли Данила.

Даниланың бер иптәше СВОда сапер булып хезмәт итә, икенчесе — разведкада, ә өченчесе — ныгытучы (кире кайтарылган позицияләрне тотып торучы һәм төзекләндерүче, оборона оештыручы һәм дошманның контратакаларын кире кагучы хәрби хезмәткәрләр). Алар кыска вакытлы ялга кайткач, яшьләр белән очраша һәм хезмәт турында сөйли.

- Мин патриот, әти-әнием шулай тәрбияләде. Менә алар өчен күбрәк борчылам. Туганнарым җибәрде, әллә ни каршы килмәде, аңлап карады. Дөресен генә әйткәндә, күптән сугышка ашкынам. Ахыргы карарны кабул иткәнче якынча бер ай уйладым. Дрончыларга кушылырга теләгән башка яшьтәшләремә дә киңәш итәм. Бергә хезмәт итәчәкбез һәм җиңүне якынайтачакбыз, — ди Данила.

Фото: Военный комиссариат РБ

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас