- Районның барлык мәктәпләрендә укучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре тулы хатлар язды. Бу башлангыч ватанпәрвәрлек дәресе генә түгел, ә илебезнең иминлеген тәэмин итеп, авыр хезмәт башкаручылар белән ихлас диалог булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: акциянең максаты хат язу гына түгел, ә моны мәктәпләрдә урнашкан «Герой парталарында» эшләү иде. Алар СВО зонасында һәлак булган хәрбиләр истәлегенә ачылды, - дип билгеләп үтә район җитәкчесе. — Кулдан язылган һәр хат — ул безнең яклаучыларыбызга ихлас ярдәм күрсәтү һәм ил язмышына бәяләп бетергесез өлеш кертүләрен тану. Безнең яклаучыларыбызның туган җирләре белән элемтәне тоюы, алар турында хәтерләүләрен һәм аларга ышануларын белүе бик мөһим.
Укучылар бу бурычка зур җаваплылык белән килгән. Җылы язылган хатларда ныклы сәламәтлек, тизрәк өйгә кайту теләкләре һәм, әлбәттә, тирән ихтирам сүзләре теркәлгән.
Һәр хат— ул Ватаныбыз иминлеген саклаучылар өчен куәтле ярдәм заряды. Барлык хатлар адресатларга гуманитар ярдәм белән бергә тапшырылачак.
Фото: Федоровка район хакимиятеннән.