+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 Апреля , 17:46

Башкортстанда СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

Балакатай районында хәйрия концерты булды, җыелган акчалар СВОда катнашучыларга ярдәмгә китәчәк.

Башкортстанда СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздыБашкортстанда СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды
Башкортстанда СВОда катнашучыларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

Чара «Атайсал» проекты кысаларында узды, аны оештыруда телевидение алып баручысы Флүрә Мурзина катнашты. Башкорт телевидениесенең легендар дикторын районда эфир йолдызы буларак кына түгел, ә якташ буларак та кабул итәләр.

Концертта Балакатай районының иҗат коллективлары, шулай ук опера һәм балет театры солисты, Башкортстанның халык артисты Светлана Аргынбаева, курайчы, Башкортстанның атказанган артисты Юнир Сагынбаев һәм «Ябай малай» псевдонимы белән чыгыш ясаучы популяр җырчы Йәмил Баймурзин катнаштылар. Артистлар Уфадан гонорар алырга түгел, йөрәк кушуы буенча килде.

Апрель азагында Балакатай районы фронтка 44нче гуманитар конвой җибәрәчәк. Концертта җыелган сумма да аны формалаштыруга зур өлеш кертәчәк.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас