+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 Апреля , 06:29

БПЛА операторлары нинди бурычларны үти?

Башкортстанда яңа төр гаскәрләргә хәрби хезмәткәрләр туплау дәвам итә. Хәзерге вакытта пилотсыз системалар операторларын җыю бара. Бу - 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләүчеләр өчен төп юнәлеш.

БПЛА операторлары нинди бурычларны үти?БПЛА операторлары нинди бурычларны үти?
БПЛА операторлары нинди бурычларны үти?
Шулай ук машина йөртүчеләр, саперлар, пешекчеләр кебек хәрби-исәп белгечлекләренә 45 яшькә кадәр кандидатлар карала. Булачак дрон операторы үзенә белгечлек сайлый аламы? Эксперт шуны аңлатып үтте.

- Әлбәттә, ул кайсы бурычны яхшырак үтәячәген үзе хәл итәчәк, бу полигонда укыту процессында билгеләнәчәк. БПЛА төрле сугышчан бурычларны үти: разведка, мониторинг, дошманның техникасын һәм тере көчен тар-мар итү - алар барысы да бер үк дәрәҗәдә мөһим, - диде Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Алмаз Абдрахманов.

Алмаз Абдрахманов шулай ук контрактны кайсы вакытта рәсмиләштерергә мөмкин булуы турында сөйләде.

- 3 көн эчендә рәсмиләштерергә мөмкин. Кандидат сайлау пунктына иртән килә, теркәлү уза һәм шунда ук хәрби-табиб комиссиясе белгечләренә юллана. Арытаба ул анализлар тапшыра һәм башка медицина процедураларын уза, хезмәткәрләр кешенең аның хөкем ителүе бармы-юкмы икәнен ачыклый, Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча башка шундый сораулар да бирә. Аннары булачак БПЛА операторы профотбор уза. Шуннан соң кеше приказга эләгә һәм икенче көнне үк хезмәткә китә, - диде эксперт.

Контракт буенча хезмәт турында сорауларыгыз булса, аларны "122" номеры буенча шалтыратып бирергә мөмкин.

Фото: bash.news

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас