+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Батырлар дәвере
21 Апреля , 06:24

Фронтта водитель руль боручы гына түгел

"Каспер" позывноен ул "Каспер, который живет под крышей" мультфильмыннан алган. Әмма тормышы андагы сюжеттан күпкә катлаулы.

Фронтта водитель руль боручы гына түгелФронтта водитель руль боручы гына түгел
Фронтта водитель руль боручы гына түгел

Аны гаиләгә тәрбиягә алган әти-әнисе Татьяна һәм Станислав барлык күңел җылысын салып тәрбияли.

Акъярда тау колледжын тәмамлаган һәм, күп кенә якташлары кебек үк, җир асты байлыклары белән бәйле һөнәр турында хыяллана егет. Ләкин язмыш башкача хәл итә. 2021 елда аны армиягә чакыралар, бу аның язмышында борылыш ноктасы була. Армия тормышы, аның төгәл тәртибе һәм туганлык тойгысы тыйнак, сүзгә саран егетнең күңеленә хуш килә. Ә махсус хәрби операция башлангач, тәүге көннәрдән үк ул Ватанны саклауга басучылар арасында була.

«Каспер» һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Аның эше иң куркынычы һәм җаваплысы: ул - машина водителе. Ә фронтта ул руль боручы гына түгел. Йөк яисә сугышчылар белән колоннаны ут астында, җимерек юллар буйлап һәм бөтенләй юлсыз, еш кына төнлә алып барган чаклары күп.

- Алгы сызыкта күп нәрсәне үзләштерергә туры килә. Көн саен бөтен нәрсәгә өйрәнәсең, югыйсә, исән кала алмыйсың, - ди ул.

Булачак хатыны белән алар тыныч вакытта ук танышкан. Өйләнешкәннәр. Аннары Тимофей исемле уллары дөньяга килгән, ә бу — дошманны тизрәк тар-мар итәргә һәм өйгә кайтырга тагын бер, иң куәтле этәргеч.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас