Туймазыдан Кимран Булуев һәм Бакалыдан Артём Абдуллин (фамилияләре үзгәртелгән), мәктәп тәмамлагач, вакытлы эшләрдә эшләп йөргәннәр, колледжга укырга керергә план корганнар, хәрби комиссариаттан чакыру көткәннәр. Әмма алар повестка көтеп тормаган, ә үзләре Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар иткән.
Егетләр уйланган, якыннары һәм өлкән иптәшләре белән киңәшләшкән, тагын бер кат барысын да үлчәп караган һәм ахыр чиктә пилотсыз системалар гаскәрләре сафына басарга ниятләгән. Бу хакта булачак дрон операторлары «Башинформ»га контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктында сөйләгән.
Кимран пилотсыз очкычлар белән яшьтән үк таныш. Ул коптерларга һавада идарә итү, аппаратны очыру һәм төшереп утырту серләрен яхшы белә. Моннан тыш, яшьтәшләре кебек үк, компьютер уеннарын да оста уйный.
— Пилотсыз очу аппаратлары темасы миңа бик кызык. Сабантуйларда һәм башка зур чараларда өстебездән коптер очканын күргән бар. Без аңа кул болгый идек, аннары видеолардан үзеңне эзләп табу бик күңелле. Кайчак миңа да пульттан идарә итүне ышанып тапшырдылар. Бу эш бик мавыктыргыч, — дип сөйләде Кимран. — Берничә ай элек Интернетта пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турындагы мәкаләгә юлыктым. Җентекләп укыдым. Мин куркак та, көчсез дә түгел, әмма кайбер моментларга аерым игътибар иттем. Беренчедән, контрактны бер елга төзергә мөмкин икән, аннан соң дәвам итәргә яисә өйгә кайтырга карар кабул итәргә була. Операторлар алгы сызыктан ерактарак эшли. Кыскасы, күп нәрсә белдем. Дәүләт ярдәме турында да. Боларның барысын да әти-әниемә сөйләдем һәм СВО зонасына китәргә теләгемне әйттем. Әлбәттә, каршы булырлар дип уйладым. Әмма әнием: “Инде кечкенә түгелсең, карарыңны үзең кабул ит”, — диде, әтием: “Сак бул, безне оятка калдырма”, — дип әйтте.
Артёмга да яңа юнәлештә үзен сынап карау кызыклы. Ул да, дусты кебек үк, планнар һәм өметләр белән тулы.
— Мин, әлбәттә, дроннар белән идарә итеп карамадым. Әмма әңгәмә вакытында миңа сәләтле икәнемне әйттеләр. Ә теләк бар. Алга таба нәрсә булыр — вакыт күрсәтер. Иң мөһиме — мин аңлап, үз теләгем белән барам: Ватаннымны башка сугышчылар белән иңгә-иң торып саклаячакмын. Җиңү безнең якта булачак, — диде яшь яугир.
Контракт буенча хезмәт турында сорауларыгыз булса, аларны "122" номеры буенча шалтыратып бирергә мөмкин.