+10 °С
Дождь
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Батырлар дәвере
23 Апреля , 06:34

Күк йөзен пилотсыз очкычлардан саклыйбыз!

Республика халкы мобилизацион кешеләр резервына керә ала.

Күк йөзен пилотсыз очкычлардан саклыйбыз!Күк йөзен пилотсыз очкычлардан саклыйбыз!
Күк йөзен пилотсыз очкычлардан саклыйбыз!
БПЛА һөҗүме безнең төбәктә дә чынбарлыкка әйләнде. Дошман БПЛАларының максаты - шәһәрләрдә урнашкан эре заводлар. Предприятиеләрне һөҗүмнәрдән саклау өчен республикада мобилизацион кешеләр резервы булдырыла. Нәрсә ул һәм анда ничек эләгергә?

- Мобилизацион кешеләр резервы - ул үзенең хәрби уставы белән Оборона министрлыгы бүлекчәсе, төбәк көчләре. Бу бүлекчәнең төп бурычы - тылда стратегик мөһим объектларны саклау. Башкортстанда, башка күп кенә төбәкләрдәге кебек үк, махсус полк булдырылды, аның бурычына энергетика объектларын ВСУның пилотсыз очкычларыннан саклау керә, - дип аңлата мобилизацион кешеләр резервы полкы штабы башлыгы Самат Миңнисламов.

Самат Ралис улы - махсус хәрби операция ветераны. СВОдан кайткач, ул, башка күп кенә патриот кешеләр кебек үк, резервка барырга карар кыла.

- Кешенең төп эше бар, әйтик, ниндидер предприятиедә. Ул Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм, мобилизацион кешеләр резервында булып, куелган бурычларны үти. Иске контрактлар буенча бу - елына ике ай, яңалары буенча — елына алты айга кадәр. Резервка хәрби хезмәтне үтәгән һәм сәламәтлеге буенча яраклы ир-егетләр керә ала. 2025 елның 1 ноябренә кадәр резервчыларны уку җыеннарына җәлеп иттеләр, ә хәзер алар заводларны пилотсыз очкычлардан саклауны тәэмин итүче мобиль төркемнәргә керә, — дип билгеләп үтте Самат Миңнисламов.

Резервка керергә теләүчеләргә военкоматка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барлык таләпләргә туры килгән очракта, медкомиссия узарга кирәк булачак һәм, әгәр анда да проблемалар килеп чыкмаса, контрактка кул куела. Җыеннар вакытында төп эш урынында резервчының уртача хезмәт хакы саклана. Моннан тыш, әгәр сүз гади состав турында барса, Оборона министрлыгы аңа 24 мең сум түли.

Резервка 52 яшькә кадәрге ир-егетләр (рядовойлар), яки 67 яшькә кадәрге ир-егетләр (офицерлар), хөкем ителмәгән кешеләр керә ала. Контракт төзү өчен документлар пакеты минималь — паспорт, хәрби билет, СНИЛС, ИНН, банк реквизитлары. Медицина таныклыгы һәм һөнәри яраклылыкка тест нәтиҗәләре буенча сайлап алуны военкомат үткәрә.

Фото: resbash.ru/


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас