

"Шах” позывнойлы яугир Бөрҗән районының Тимер авылында туган. Бу торак пункттан дистәләгән сугышчы алгы сызыкка китә, алар арасында бертуган абыйлы-энеле «Шах» һәм Искәндәр дә була.
«Шах» сөйләгәнчә, башта алар абыйсы белән төрле бүлекчәләрдә хезмәт иткәннәр, ә 2024 елда бергә «Бүреләр» разведка-штурм бригадасы белән контракт төзегәннәр. Берничә тапкыр катлаулы хәлләрдә булалар, бер-берсенә һәрвакыт ярдәм итәләр.
Соледар янындагы хәрби задание вакытында «Шах» Һәм Искәндәр үлем белән йөзгә-йөз очраша. Төнлә «Бүреләр»гә дошман позицияләрен алырга боерык бирелә. Сугышчылар һөҗүм итә башлый, НАТО трофейларын һәм кыйммәтле карталарны ала. Ләкин моңа сөенергә иртәрәк була — дошман бер көтү дрон җибәрә. Качарга өлгермичә, күпләр яралана, шул исәптән ”Шах”ның абыйсы Искәндәр дә.