+3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 Апреля , 12:25

Уфада СВО геройлары хөрмәтенә сквер ачылды

Бүген Уфаның Совет районында махсус хәрби операция геройларына багышланган “Республика батальоннары скверы” барлыкка килде.

Уфада СВО геройлары хөрмәтенә сквер ачылдыУфада СВО геройлары хөрмәтенә сквер ачылды
Уфада СВО геройлары хөрмәтенә сквер ачылды


Махсус операциядә катнашучылар һәм ветераннар Миңнегали Шәйморатов, Александр Доставалов, Салават Юлаев исемендәге батальоннарның, шулай ук «Башкортстан» мотоукчылар полкының һәм башка подразделениеләрнең исемнәре язылган 42 нарат, алма һәм өрәңге утыртуда катнашты.

«Яшел Башкортстан» экологик акциясе кысаларында узган чараны Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев ачты. Аның белән бергә хәрбиләрне депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, яшь армиячеләр, кадетлар һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре сәламләде.

Ратмир Мәүлиев искәрткәнчә, элек бу урында автомобиль парковкасы урнашкан булган. Үз вакытында Совет мәйданы да машиналар белән тулган иде. Әмма Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәһәрнең сулышына яңа этәргеч бирде һәм хәзер тирән мәгънәле һәм әһәмиятле урыннар барлыкка килә, дип билгеләде мэр.

"Әлбәттә, автомобильчеләрне без онытмаячакбыз һәм алар өчен үз киңлекләребезне булдырачакбыз. Ләкин без шәһәребезне яшелләндерәчәкбез һәм төзекләндерәчәкбез. Һәр заманның үз бурычы. Хәзер бурыч – Уфага бөек илебезнең иң яшел шәһәре исемен кайтару, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Ратмир Мәүлиев. - Һәм бүген без махсус хәрби операциядә катнашучыларга: һәлак булганнарга да, янәшәбездә булганнарга да рәхмәт белдерәбез. Без хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәбез. Фронтка гуманитар конвойлар китә. Алгы сызыктагы кешеләр безнең кайгыртучанлыкны тоярга тиеш".

Зур агачларның берсен сугышчылар Радий Хәбиров хөрмәтенә утыртты. Башкортстан Башлыгы СВО катнашучыларына һәм ветераннарына, шулай ук аларның туганнарына һәм якыннарына игътибар бирүен аерым ассызыклады.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас