Алинә Яшьләр иҗтимагый палатасы һәм «Яшь Гвардия» командасы белән донорлыкка багышланган очрашу оештырды, ә соңыннан гомерләрне коткаруга шәхсән өлеш кертү өчен кан салу станциясенә китте.
"Барлык донорларга зур йөрәгегез өчен рәхмәт! Сез кан биреп кенә калмыйсыз — сез кешеләргә гомер, өмет һәм шатлык бүләк итәсез. Эшләгән яхшылыгыгыз үзегезгә йөзләтә кайтсын, ә сәламәтлегегез ихтыярыгыз кебек нык булсын", - ди Алинә Маннанова.
2023 елда Алинә контракт имзалый һәм ЛХРга хәрби медик булып хезмәт итәргә китә. Ул фронт сызыгыннан яралыларны эвакуацияләү белән шөгыльләнә. Кыю хезмәте өчен «Игла» позывнойлы сугышчы «Гомерләрне коткарган өчен», «Ихтыяр һәм ышаныч өчен» медальләре һәм РФ Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» ведомство бүләге белән бүләкләнә.
"Кыю кыз моның белән генә туктамады. Кайтканнан соң Алинә волонтер булды, маскировка челтәрләре үрде, блиндаж шәмнәре ясады, гуманитар ярдәм җыеп җибәрде. Шулай ук Алинә БДМУның тактик медицина уку үзәге белән җитәкчелек итә һәм үзенең тәҗрибәсен булачак медикларга тапшыра", – дип сөйләделәр мэриядә.