+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
30 Апреля , 07:55

Яңа ярдәм чаралары карала

Башкортстанда махсус хәрби операция ветераннарына һәм аларның якыннарына ярдәм итүнең яңа чаралары каралачак. Ярдәм алучылар категориясе исемлеге киңәйтеләчәк. Бу хакта Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Лена Кәримова белдерде.

Яңа ярдәм чаралары каралаЯңа ярдәм чаралары карала
Яңа ярдәм чаралары карала

Шул уңайдан Башкортстан Хөкүмәте республикада адреслы социаль ярдәм турында төбәк законына тиешле үзгәрешләр кертү хакында закон проектын беренче укылышта карауга кертте.

Лена Кәримова аңлатканча, ярдәм чараларын алучылар категориясенә хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби хезмәттән азат ителгән, яки Оборона министрлыгы белән контракт вакыты чыккан кешеләр кергән. Шул ук вакытта алар рәсми рәвештә эшсез яисә эш эзләүче булырга тиеш.

«Шул ук вакытта беренче, яки икенче группа инвалид дип танылган махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт социаль ярдәме кемгә күрсәтеләчәген сайлау хокукы бирелә — үзләренә, яки аларның, шулай ук эшсез яисә эш эзләүче тормыш иптәшләренә», — диде министр урынбасары.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас