+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Үзен иң яхшысы итеп таныткан!

«Чуваш» позывнойлы Башкортстан сугышчысы пилотсыз очкычлар белән идарә итүне үзләштергән һәм хәзер бу күнекмәләргә хезмәттәшләрен өйрәтә.  

Үзен иң яхшысы итеп таныткан!Үзен иң яхшысы итеп таныткан!
Үзен иң яхшысы итеп таныткан!

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, хәрби хезмәткәр үзен БПЛАның иң яхшы операторларының берсе итеп күрсәткән. Ул разведка, күзәтү һәм дошман көчләренә төгәл һөҗүм ясау буенча сугышчан бурычларны үти.

“Чуваш” 2024 елда Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм дроннар белән идарә итәргә өйрәнгән. Ул, пилотсыз очкычлар һөҗүмнәрнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм шәхси составның хәвефсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, дип билгели.

Сугышчан бурычларны үтәүгә керткән өлеше өчен яугир грамоталар белән бүләкләнгән һәм "Хәрби хәрәкәтләр ветераны" статусына ия булган.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә яугирләр җыю дәвам итә. Барлык нечкәлекләрне башбат.рф сайтында белергә була. БПЛА операторлары хезмәте хәрби бәрелешләр сызыгыннан еракта бара. Контракт кимендә бер елга төзелә, шуннан соң хәрби хезмәткәр эштән китә, яки яңа контракт төзи ала.

Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, алар тулы социаль пакет ала, аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла.

Нәтиҗәлелек өчен өстәмә түләү бар, дошман техникасын юк иткән өчен 50 меңнән 500 мең сумга кадәр түләнә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас