+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Яугирләрнең гаилә әгъзалары җир участогына исәп тота ала

Башкортстанда СВОда катнашучыларга һәм һәлак булган сугышчыларның гаилә әгъзаларына 438 җир участогы бирелде. Алардан махсус хәрби операциядә катнашучыларга - 114, һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә 324 участок бирелгән.

Яугирләрнең гаилә әгъзалары җир участогына исәп тота алаЯугирләрнең гаилә әгъзалары җир участогына исәп тота ала
Яугирләрнең гаилә әгъзалары җир участогына исәп тота ала
Ташламага ия булганнарны, шул исәптән СВОда катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын җир кишәрлекләре белән тәэмин итү өстенлекле бурычларның берсе булып тора.

СВО Геройларына һәм орденга лаек булучыларга җир кишәрлеге алу өчен урындагы хакимияткә мөрәҗәгать итү дә җитә. Алар торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелудан азат ителгән. Моннан тыш, аларга карата тиешле муниципалитетта өч ел яшәү турындагы таләп кулланылмый.

Җир кишәрлекләре СВОда катнашу барышында алган казанышлары өчен Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булган яисә Русия Федерациясе орденнары белән бүләкләнгән махсус хәрби операция ветераннарына бирелә. Алар һәлак булган очракта җир участокларын гаилә әгъзалары: ире (хатыны) һәм балигъ булмаган балалары, ә алар булмаганда – ата-аналары алырга мөмкин.

Башкортстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы ташламалы категория гражданнарга шәхси торак төзү өчен җир кишәрлекләре бирү процессын яхшырту өстендә актив эшли. 2011 елдан башлап 98 меңнән артык кеше җир кишәрлеге алу өчен исәпкә куелган. 2026 елның март ахырына участоклар белән 76 646 кеше тәэмин ителгән. Бу исәптә торучыларның гомуми саныннан 78%. Ярдәмнең альтернатив чарасын – 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне исәпкә алып, тәэмин ителешнең гомуми проценты 83% тәшкил итте.

Ярдәмнең альтернатив чарасы булып җир кишәрлеге бирү урынына 250 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү тора. Быелның I кварталы ахырына 5 514 таныклык бирелгән, шулардан 162 таныклык – 2026 елда.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас