

Алгы сызыкка киткәнче ул туган авылы мәктәбен, аннары 52нче училищены тәмамлаган, йөк машинасында эшләгән, ә соңрак – ашыгыч медицина ярдәмдә.
«Иглинские вести» басмасы хәбәр иткәнчә, Федор үз теләге белән махсус хәрби операциягә китү карарын 2023 елның апрелендә кабул иткән. Аның сүзләренчә, бу адым аңлы рәвештә булган. “Үз теләгем белән киттем. Хәтта уйламадым да, бары тик аңладым: бу һәр ир-егетнең бурычы — үз илеңә ярдәм итү”, — ди ул.
Туганнары, хатыны, балалары һәм әти-әнисе аның карарын тиз генә кабул итмәгәннәр, әмма аны кире күндерү авыр булачагын аңлаганнар. Сугышчының карарына гаиләсе дә йогынты ясаган. Федорның бертуган энесе - Иглин Хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге рәисе. Хәрби хезмәткәр сүзләренчә, энесе аны хуплаган.
Сугышчы волонтерларга һәм хәрбиләргә ярдәм иткән барлык халыкка аерым рәхмәт белдерә. “Без барысын да тоябыз, барысын да күрәбез, сез ничек тырышасыз, ничек ярдәм итәсез. Без, үз ягыбыздан, сынатмаячакбыз”, — ди яугир.
Башкортстанда Пилотсыз системалар гаскәрләренә яугирләр җыю дәвам итә. Барлык нечкәлекләрне башбат.рф сайтында белергә була. БПЛА операторлары хезмәте хәрби бәрелешләр сызыгыннан еракта бара. Контракт кимендә бер елга төзелә, шуннан соң хәрби хезмәткәр эштән китә, яки яңа контракт төзи ала.
Сугышчыларга белгечлекләрен саклап калу гарантияләнә, алар тулы социаль пакет ала, аларга законнарда каралган барлык түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр кагыла. Сайлап алу пунктының номеры: (347) 248-29-31.