+15 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Ярдәм югары дәрәҗәдә күрсәтелә

Уфа госпиталендә СВО яугирләренә бүләкләр тапшырдылар.

Ярдәм югары дәрәҗәдә күрсәтеләЯрдәм югары дәрәҗәдә күрсәтелә
Ярдәм югары дәрәҗәдә күрсәтелә
Бөек Җиңү көне алдыннан «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды Башкортстан буенча филиалының Гөлнур Колһарина җитәкчелегендәге командасы сугыш ветераннары госпиталендә дәваланучы сугышчылар янында булды. Аларга Русия Федерациясе сенаторы – Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай вәкиле, «Башкортстан урыслары соборы» президиумы рәисе Олег Голов кушылды.

Фонд хезмәткәрләре яугирләргә «Ватанны саклаучылар» фондының нинди ярдәм күрсәтүе турында сөйләде, мөрәҗәгатьләр кабул итте һәм Җиңү көне белән котлады. Шулай ук «Русия халыклары ассамблеясе»нең төбәк бүлеге исеменнән Гөлнур Колһарина сугышчыларга бүләкләр тапшырды.

Ватанны саклаучылар үзләрен борчыган сорауларын бирде һәм аларга җавапларны урында ук алды. Аларның күбесе госпитальдә дәвалануның яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Сугышчылар Фонд филиалы хезмәткәрләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм югары дәрәҗәдә күрсәтелә, һәм бүген без моңа тагын бер кат инандык. Иң мөһиме — моны сугышчылар үзләре күрә һәм бәяли. Ватанны саклаучыларыбызга тизрәк савыгу телибез! Ә без һәрвакыт янәшә", — диде Гөлнур Колһарина.

Фото: «Защитники Отечества».


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас