+24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Бүздәк районында батыр якташларын онытмыйлар

“Бүздәк районы Килем авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләр истәлегенә мемориаль такталар ачылды. Бу чара Ватан өчен гомерен биргән каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерүдә мөһим адым булды.

Бүздәк районында батыр якташларын онытмыйларБүздәк районында батыр якташларын онытмыйлар
Бүздәк районында батыр якташларын онытмыйлар
Мемориаль такталар яугирләр Нур Наил улы Маннанов, Раил Радим улы Вилданов, Марат Фәнил улы Корбанов, Денис Дамир улы Галиуллин, Артур Радик улы Сәмигуллин һәм Валерий Андреевич Елкинга багышланган.

Якташларыбызның һәркайсы, ил мәнфәгатьләрен яклап, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтте. Батыр яугирләрнең исемнәре хәзер якташларының күңелендә мәңгегә сакланып калачак һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булып торачак. Мемориаль такталарны ачу – һәлак булган яугирләргә хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә авыл халкы өчен бердәмлек һәм патриотизмның мөһимлеген искә төшерү мөмкинлеге дә ул”, – дип язган социаль челтәрләрдә Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев.

Фото: buzdyak.bashkortostan.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас