+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа ярдәм чаралары арта

Дәүләт думасында СВО катнашучыларга яңа ярдәм итү чарасы кабул иттеләр.

Яңа ярдәм чаралары артаЯңа ярдәм чаралары арта
Яңа ярдәм чаралары арта

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары түләү вакыты чыккан кредитлар буенча кредит йөкләмәләреннән азат ителәчәк. Тиешле закон проектын Дәүләт думасы депутатлары беренче укуда кабул итте.

Кабул ителгән закон проекты нигезендә, сүз 2026 елның 1 маеннан хәрби хезмәт узу турында контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр һәм аларның тормыш иптәшләре турында бара. Әгәр бу датага кадәр бурычны түләтү турында үз көченә кергән суд карары булса, шулай ук бурычлының күрсәтелгән йөкләмәләрен үтәү максатларында башкарма документ бирелгән яисә ул инде үтәүгә күрсәтелгән булса. Бурычның гомум күләме 10 миллион сумнан артмаска тиеш.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның 1 гыйнварыннан контрактлы хәрби хезмәткәрләр өчен бер тапкыр бирелә торган төбәк түләүләре күләме 1 миллион сум итеп билгеләнгән. Түләү Русия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган, контракт төзегән Русия гражданнарына; шулай ук чакырылыш буенча хезмәт урынына контракт төзегән призывникларга каралган.

 

Фото: “Башинформ”

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас