+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Башкортостан" полкында хезмәт итүемә бик шатмын..."

Бүген, 18 майда, республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучы, мотоукчылар взводы командиры Фәрит Ганиевка генерал Шайморатов медален тапшырды. Ул хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен югары бүләккә лаек булды.

"Башкортостан" полкында хезмәт итүемә бик шатмын...""Башкортостан" полкында хезмәт итүемә бик шатмын..."
"Башкортостан" полкында хезмәт итүемә бик шатмын..."

Илеш районының Югары Яркәй авылында туып үскән Фәрит Ганиев озак вакытлар хокук тәртибе органнарында хезмәт куйган. 2015-16 елларда Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе була. 2016 елдан 2021 елга кадәр VII чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутаты булган.

- Фәрит Глюсовичның язмышы кызыклы. Хезмәт юлының күп өлешен ул Прокуратурада һәм Тикшерү комитетында эшләгән, бик җитди эшләрне тикшергән. Аннары Дәүләт думасы депутаты була. Һәм менә СВОда катнашучы булырга карар кабул иткән, бу һичшиксез хөрмәт уята, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фәрит Ганиев, үз чиратында, Башкортстанның идарә итү командасына һәм халкына хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

- «Башкортостан» полкында хезмәт итүемә мин бик шат. Республика безгә бик нык ярдәм итә. Моның өчен зур рәхмәт, – диде хәрби хезмәткәр. - Без куелган бурычларны үтибез һәм туганнарыбызның безне көткәнен беләбез.

Фото: Башкортстан Башлыгы.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас